“Яшел Фитнес”
2 июльдә Яшьләр көнен бергә каршы алыйк Бу атнаның якшәмбесендә "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәте командасы белән түләүсез спорт күнегүләре узачак. Чаралар Түбән Каманың өч мәйданчыгында узачак. Иң актив катнашучылар велосипедка ия булачак. Күнегүләр иртәнге сәгать 10да башланачак һәм өч мәйданда - "Кояшлы алан", Аттракционнар һәм "Гаилә" паркларында барачак. Программада: 10.00-10.20...
2 июльдә Яшьләр көнен бергә каршы алыйк
Бу атнаның якшәмбесендә "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәте командасы белән түләүсез спорт күнегүләре узачак. Чаралар Түбән Каманың өч мәйданчыгында узачак. Иң актив катнашучылар велосипедка ия булачак.
Күнегүләр иртәнге сәгать 10да башланачак һәм өч мәйданда - "Кояшлы алан", Аттракционнар һәм "Гаилә" паркларында барачак. Программада:
10.00-10.20 сәгатьтә -иртәнге зарядка,
10.20-11.10 сәгатьтә -көч таләп итә торган күнегүләр,
11.10-11.50 сәгатьтә -сыгылмалылык күнегүләре.
Сезне профессиональ тренерлар, яңа танышулар һәм онытылмас кичерешләр көтә!
Күнегүләр ясар өчен үзегез белән махсус келәмалырга онытмагыз, эссе көндә баш киеме дә комачауламас. Хәрәкәтнең рәсми партнерлары:
- ТР хөкүмәте,
- ТР яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы,
- ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы,
- Түбән Кама муниципаль районы администрациясе,
- "Татнефть"компаниясе,
- ТР яшьләр хөкүмәте,
- "Иҗади яшьләр Академиясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы,
- "FORWARD" Түбән Кама Иреклеләр Советы,
- "Сильная Арена" фитнес үзәге,
- "Эстетик-Сити-Сити Фитнес".
"Яшел Фитнес" проектына vk.com/zf_nizhnekamsk һәм instagram.com/zf_nizhnekamsk социаль челтәрләрдә язылып, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев