Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшь шахматчылар уңышы

Татарстанның яшь шахматчылары арасында уздырылган «Кама аръягы Гран-при» турнирының бишенче этабы Актанышта үтте. Анда җиде шәһәрдән 68 кеше катнашты. Киеренке көрәштә кечкенәләр төркемендә беренче урынга Түбән Кама командасы чыкты. Тренерлары - Габдулла Әхмәтгалиев. Ә команда составында Кәрим Мөхәммәтов, Андрей Горин, Әмир Хәертдинов һәм Карина Мөхәммәтова уйнады. Икенче-өченче урыннарда Баулы һәм...

Татарстанның яшь шахматчылары арасында уздырылган «Кама аръягы Гран-при» турнирының бишенче этабы Актанышта үтте.
Анда җиде шәһәрдән 68 кеше катнашты.
Киеренке көрәштә кечкенәләр төркемендә беренче урынга Түбән Кама командасы чыкты. Тренерлары - Габдулла Әхмәтгалиев. Ә команда составында Кәрим Мөхәммәтов, Андрей Горин, Әмир Хәертдинов һәм Карина Мөхәммәтова уйнады. Икенче-өченче урыннарда Баулы һәм Актаныш командалары.
Турнирның финал этабы Баулы шәһәрендә узачак.
Шәхси беренчелектә иң яхшы күрсәткеч Кәрим Мөхәммәтовта (10нчы мәктәпнең 3Г сыйныф укучысы). Ул 2005 елгы малайлар арасында абсолют җиңүче булып калды. Әмир Хәертдинов (25нче гимназиянең 2А сыйныф укучысы) шушы ук категориядә өченче урынга чыкты. Сергей Петров 2005-2006 елгы яшьтәшләре арасында икенче урынны яулады.
Кызлар арасында Камилла Юссиниеми (19нчы мәктәп, 2Б) аерылды: үз төркемендә 3нче урын. Карина Мөхәммәтова (10нчы мәктәп, 1Б) 4.5 очко туплап, 5нче урынга чыкты. Бу аның өчен зур уңыш булып тора. Андрей Горин (10нчы мәктәп, 2Г) 13нче урында.
Зурлар группасында Самат Галә-виевта (4,5 очко) көмеш медаль, Әмир Закиров та шулкадәр үк очко туплады, ләкин Бухгольц коэффициенты буенча ул пьедесталның 5нче баскычында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев