Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“Яшь әниләр” мәктәбе үз эшен дәвам итә

Чираттагы дәрес темасы - "Уйный-уйный үсәбез". Әниләр сабыйларын тәрбияләгәндә мөһим булган бармак уеннары, кыска шигырьләр, такмазалар, җырлар өйрәнде. Сабыйны физик яктан чыныктыру, үстерү өчен аналар төрле алымнар куллана: "үчтеки-үчтеки", "үс-үс" иттерү, тез өстендә биетү... Әниләрнең балаларына булган мәхәббәте, назлылыгы балалар фольлоры ярдәмендә күрсәтеп була. Монда халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән...

Чираттагы дәрес темасы - "Уйный-уйный үсәбез". Әниләр сабыйларын тәрбияләгәндә мөһим булган бармак уеннары, кыска шигырьләр, такмазалар, җырлар өйрәнде.

Сабыйны физик яктан чыныктыру, үстерү өчен аналар төрле алымнар куллана: "үчтеки-үчтеки", "үс-үс" иттерү, тез өстендә биетү... Әниләрнең балаларына булган мәхәббәте, назлылыгы балалар фольлоры ярдәмендә күрсәтеп була. Монда халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән акыл хәзинәсе, халык иҗаты ярдәмгә килә.

"Яшь әниләр" мәктәбенә килүчеләргә бармак уеннары, такмазалар, кыска шигырьләр куллану буенча киңәшләр бирелде. Дәрес барышында әниләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Түбән Камада "Яшь әниләр" мәктәбе 2015 елның февраленнән эшли. Укулар айга бер тапкыр уза. Яшь һәм булачак әниләргә инде исем сайлау, баланың чәчен алу, мунча кертү, күз тиюләрдән саклау буенча дәресләр бирелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X