Шәһәр һәм без
Янгын чыкканга кем гаепле?
Ачи авылында чыккан янгында пенсиядәге хатын-кыз һәлак була. Аның мәетен коткаручылар тапкан.
Янгын көпә-көндез чыккан. Моның турында хәбәр янгын сүндерү сагы пультына сәгать 12дә килеп ирешкән. Әмма машина килгәндә, йортны чолгап алган ялкын каралты-курага күчкән. Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Антон Карасев әйтүенчә, тикшерү эшләре вакытында өйдә Лычева фамилияле...
Ачи авылында чыккан янгында пенсиядәге хатын-кыз һәлак була. Аның мәетен коткаручылар тапкан.
Янгын көпә-көндез чыккан. Моның турында хәбәр янгын сүндерү сагы пультына сәгать 12дә килеп ирешкән. Әмма машина килгәндә, йортны чолгап алган ялкын каралты-курага күчкән. Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Антон Карасев әйтүенчә, тикшерү эшләре вакытында өйдә Лычева фамилияле хатын-кызның яшәве билгеле булган, әмма аның кая булуы - билгесез. Өемнәрне актарганда аның мәетенә тап булганнар. Янгын чыгуның беренчел фаразы - мичнең төзек булмау.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев