Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ялларыбыз күңелле үтсен

Тиздән шәһәр паркларында ачык һавада нәфис фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук балалар өчен шоу, музыкаль кичәләр, форумнар һәм башка төрле чаралар оештырыла. Алар исемнәре белән үк үзенә җәлеп итеп тора: «Гаилә ПАРКландиясе», «Гулливер-шоу», «Барыбыз да паркка!», «Түбән Кама style», «Сез яраткан җырлар» һ.б. Бу чараларны оештыручылар яңа ачылган массакүләм ял объектлары...

Тиздән шәһәр паркларында ачык һавада нәфис фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук балалар өчен шоу, музыкаль кичәләр, форумнар һәм башка төрле чаралар оештырыла. Алар исемнәре белән үк үзенә җәлеп итеп тора: «Гаилә ПАРКландиясе», «Гулливер-шоу», «Барыбыз да паркка!», «Түбән Кама style», «Сез яраткан җырлар» һ.б.
Бу чараларны оештыручылар яңа ачылган массакүләм ял объектлары нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы булып саналган Түбән Каманың мәдәни тормыш нокталарына әверелер дигән фикердә. Алдагы берничә көнгә планлаштырылган чаралар программасын тәкъдим итәбез, шулар арасыннан күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз.
Тукай исемендәге уку һәм ял паркында бүген, ягъни 9 сентябрьдә, 17 сәгатьтә татар телендә «Сез яраткан җырлар» музыкаль-күңел ачу чарасы уза. Шимбә - 10 сентябрь көнне 11 сәгатьтә балалар өчен «Бәйрәм белән, шәһәрем!» күңел ачу программасы, ә 17 сәгатьтә ачык һавада нәфис фильм карарга мөмкин. 11 сентябрьгә «Парклар һәм скверлар» бәйрәм программасы планлаштырылган. 14 сентябрьдә китапханәчеләр сезне, «Әдәби чәршәмбе» проекты кысаларында оештырылган, «Гүзәллек - дөньяны коткаручы» дип исемләнгән библио-салонга чакыра.
«Гаилә» паркында бүген кичке биштә «Нәзакәтьле Түбән Кама» («Модный Нижнекамск»), 10 сентябрьдә, 15 сәгатьтә «Барыбыз да паркка!» интерактив-күңел ачу программасы, якшәмбедә (11 сентябрь) «Гаилә ПАРКландиясе» исеме астында парклар һәм скверлар көне билгеләп үтелә. Соңгысында сезне концерт программасы, төрле күңелле бәйгеләр, мастер-класслар, ачык һавада нәфис фильм һәм башкалар көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев