Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңалыклар

Һөнәр дә алачаксыз Түбән Камадагы мәшгульлек үзәге үзендә исәптә торучы һәм эш эзләүче түбәнкамалыларны ноябрь аеннан яңа һөнәрләргә өйрәтә башлаячак.Теләүчеләр әлеге үзәккә йөреп, түбәндәге һөнәрләрне өйрәнә алачак. ЭВМ операторы (укулар 18 ноябрьдә башланып бер ай дәва-мында барлыгы 160 уку сәгате тәшкил итәчәк); профессиональ эшчәнлектә мәгълүмати технологияләр (укулар AutoCAD программасы буенча...

Һөнәр дә алачаксыз
Түбән Камадагы мәшгульлек үзәге үзендә исәптә торучы һәм эш эзләүче түбәнкамалыларны ноябрь аеннан яңа һөнәрләргә өйрәтә башлаячак.Теләүчеләр әлеге үзәккә йөреп, түбәндәге һөнәрләрне өйрәнә алачак. ЭВМ операторы (укулар 18 ноябрьдә башланып бер ай дәва-мында барлыгы 160 уку сәгате тәшкил итәчәк); профессиональ эшчәнлектә мәгълүмати технологияләр (укулар AutoCAD программасы буенча 25 ноябрьдән алып бер ай барачак); 1С: Предприятие (укулар 25 ноябрьдән бер ай дәвам итәчәк, бу белгечлеккә өйрәнү өчен махсус һөнәри белемгә ия булу шарт). Укулар бушлай, һәркемгә стипендия түләнәчәк. Үзе-гезне кызыксындырган барлык сораулар буенча 43-68-39 яки 42-43-47
номерлары белән телефоннан шалтырата аласыз.
 
Айзилә дә катнашачак
Республикакүләм «Татар кызы-2016» конкурсының икенче турында Түбән Кама технология колледжында укучы Айзилә Ярмөхәммәтова да катнашачак. Конкурсның шәһәребездәге педагогия колледжында үткәрелгән беренче турында республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарының урта һөнәри белем бирә торган 45 уку йортыннан сәләтле татар кызлары катнашкан һәм шуларның унысы гына икенче турга үтә алган иде. Бәйгенең икенче туры да шул ук колледжда шушы елның 11 ноябрендә иртәнге сәгать 9да уздырылачак.
 
Язучы белән очрашу уздырыла
3 ноябрьдә 15 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы, Сабада яшәп иҗат итүче Гөлсинә Галимуллина белән очрашу уздырыла.Әсәрләре әхлак, мәхәббәт, яхшылык кебек кешелекнең замана үзгәрешләренә бәйсез мәңгелек асыл сыйфатлары белән сугарылган авторның үзен күрәсегез һәм кызыксынган сорауларыгызны бирә-сегез килсә, очрашуга рәхим итегез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев