Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа трамвайлар кайтты

Бу атнаның сишәмбесе Түбән Кама тарихына олы вакыйга - тәбәнәк идәнле өр-яңа ике трамвай вагоны кайтартылу белән кереп калыр, мөгаен. Бер караганда, шәһәр кадәр шәһәр өчен моның әллә ни әһәмияте юк кебек. Әмма шәһәре, Президент Миңнеханов сүзләре белән әйткәндә, «химия башкаласы Түбән Кама» булса, җитмәсә, халкының иң яратып йөри торган...

Бу атнаның сишәмбесе Түбән Кама тарихына олы вакыйга - тәбәнәк идәнле өр-яңа ике трамвай вагоны кайтартылу белән кереп калыр, мөгаен.
Бер караганда, шәһәр кадәр шәһәр өчен моның әллә ни әһәмияте юк кебек. Әмма шәһәре, Президент Миңнеханов сүзләре белән әйткәндә, «химия башкаласы Түбән Кама» булса, җитмәсә, халкының иң яратып йөри торган транспорты трамвай булса, чыннан да, олы вакыйга бу. 29 февральдә шәһәребезгә әле тагын шундый ике вагон кайтартылачак. Һәркайсында видеорегистратор, «Глонасс» навигация системасы, җидешәр видеокамера, чыбыксыз интернет көйләнгән һәм берсе-берсе 20шәр миллион сумлык ул дүрт трамвай вагоны -
Татарстан Президентының бүләге.
- Бу яңа трамвайлар шәһәрдәге 2нче, 6нчы маршрутларда һәм, шулай ук, шәһәр халкын шин заводына кадәр ташый торган 3нче маршрутларда пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, - дип сөйләде шәһәр электр транспортры предприятиесенең генераль директоры Рафаил Хәбибуллин. - Бүгенге көндә трамвай паркының 74 проценты тузган, 61 вагонның 44ен кичекмәстән алмаштырырга кирәк. Иң иске трамвайга 30 елдан артык бит инде. Ул 2 милллион километрдан күбрәк юл узды, юкса норматив буенча ул 1 миллион 220 мең чакрымнан артмаска тиеш, шулай ук файдалану вакыты да 18 ел белән билгеләнгән. Президентыбызга, Түбән Кама халкын кайгыртканы өчен, без бик тә рәхмәтле. Мохит иминлеге ягыннан, трамвайның иң чиста транспорт булуы бәхәссез, дип беләм.
Бу яңа вагоннарны бушату һәм көйләү өчен, Усть-Катавскидагы вагон төзелеше заводыннан белгечләр бригадасы килгән. 200 чакрым «обкатка» үткәннән соң, март азакларында ул трамвайлар маршрутка чыгачак.
Шулай итеп, өлкән кешеләргә (трамвай пасса-жирларының күпчелеге шулар), махсус коляскада йөрүче инвалидларга, бала арбасы тартучы яшь аналарга менеп төшүе бик тә уңайлы булган тәбәнәк идәнле тармвайлар саны бездә сигезгә җитәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X