Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа микрорайоннарга трамвай йөрерме?

Быел Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 50 ел тула. Сүз дә юк, шәһәребез үсә, матурлана, адым саен диярлек яңадан-яңа кибетләр үсеп чыга. Тик менә күңелне борчый торган мәсьәләләр дә бар әле. Безнең балалар, оныклар шәһәрнең яңа микрорайоннарыннан ипотека буенча квартир ала. Һәм алар өчен транспорт проблемасы барлыкка килә, чөнки һәркемнең...

Быел Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 50 ел тула. Сүз дә юк, шәһәребез үсә, матурлана, адым саен диярлек яңадан-яңа кибетләр үсеп чыга. Тик менә күңелне борчый торган мәсьәләләр дә бар әле.
Безнең балалар, оныклар шәһәрнең яңа микрорайоннарыннан ипотека буенча квартир ала. Һәм алар өчен транспорт проблемасы барлыкка килә, чөнки һәркемнең дә үз машинасы юк. Ә сабыйларын шәһәрнең икенче башындагы балалар бакчасына йөртергә, үзләренең эшкә йөриселәре бар бит. Безнең дә балаларыбыз янына кунакка барып, хәлләрен белеп кайтасы килә.
Шәһәребездә иң уңайлы һәм экологик яктан чис-та җәмәгать транспорты -
трамвай, моны раслап торырга кирәкмидер. Трамвай предприятиесе директорына һәм коллективларына рәхмәттән башка сүз юк, чиста, иркен, җылы вагоннарына утырып йөрү бик рәхәт. Их, мин әйтәм, яңа микрорайоннарга -
Сөембикә, Рифкать Гайнуллин урамнарына да йөрсен иде ул трамвай! Өметсез шайтан гына, дигәндәй, бәлки тиздән булыр да әле. Әнә бит, күптән түгел «Туган як» газетасы биргән сорауга муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин: «Яңа микрорайоннарга трамвай юлларын проектлау тәмамланып килә, аларны төзү тиздән башланачак», дип җавап биргән. Аның бу вәгъдәсе үтәлер, якын киләчәктә яңа микрорайоннарга трамвайлар йөри башлар, дип өметләнәбез.
Дамира МИҢНЕГАЛИЕВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев