Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа елдан – яңа үзгәрешләр

Яңа елда түбәнкамалыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Мисал өчен, торак-коммуналь хезмәтләргә, балалар бакчаларына түләүләр, шулай ук бензинга, тәмәкегә, сырага да бәяләр арта. Түбәнкамалылар гыйнвар аендагы коммуналь түләү кәгазьләрендә артыграк саннар күрәчәк. Мәсәлән, 1 квадрат метр өчен капиталь ремонт 17 процентка арта. Хәзер ул 5 сум 85 тиен тәшкил итәчәк. Яңа...

Яңа елда түбәнкамалыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Мисал өчен, торак-коммуналь хезмәтләргә, балалар бакчаларына түләүләр, шулай ук бензинга, тәмәкегә, сырага да бәяләр арта.
 
Түбәнкамалылар гыйнвар аендагы коммуналь түләү кәгазьләрендә артыграк саннар күрәчәк. Мәсәлән, 1 квадрат метр өчен капиталь ремонт 17 процентка арта. Хәзер ул 5 сум 85 тиен тәшкил итәчәк. Яңа елдан балалар бакчалары өчен түләү уртача 8 процентка арта. Хисаплау нәтиҗәләре мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм төркемгә йөрүче балалар санына бәйле. Яңа елдан тәртипле йөрүнең отышлы булуы көтелә. Даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга ОСАГО полислары кыйммәтрәк хакка сатылачак. Тәмәкегә, шулай ук алкоголь продукциясенә, бензинга бәяләр 40 процентка диярлек күтәрелүе көтелә.
 
Яхшы хәбәрләргә килгәндә, быел чит ил паспорты ясату, никахны теркәү, бала туу, милеккә хокук бирү, машина йөртү турындагы таныклыклар өчен түләү 30 процентка кими. Әмма һәркемгә түгел. Гаризаны дәүләт порталы аша биргән очракта гына арзанрак бәягә өмет итәргә мөмкин. Мәсәлән, ун елга исәпләнгән чит ил паспортын ясату 3,5 мең сумга төшсә, гаризаны электрон рәвештә биргәндә бер мең сум гына түләячәксез. Тагын бер яңалык - «Ана капиталы»н бирү 2017 елда да дәвам итәчәк, ул 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтыла. Әмма күләме шул килеш кала - 453 мең 26 сум тәшкил итә.
 
Яңа елдан дәүләт һәм муниципаль гражданлык хезмәтләрендә эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу вакыты алты айга озайтыла. Ягъни 2017 елда дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль вазифа биләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 55,5 яшьтән, ир-атлар 60,5 яшьтән ге-нә чыгачак. Киләчәктә хатын-кызларның пенсия яшен - 63, ирләрнекен 65 яшькә кадәр арттыру күздә тотыла. Гыйнвар аенда пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акча алачаклар. Аны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.
 
2017 елның 1 мартыннан торакны бушка хосусыйлаштырып булмаячак. Үзгәрешләр ятим балалар һәм гаризаны 2005 елга кадәр язучыларга кагылмаячак.
 
2017 ел бурычлылар өчен җиңелләрдән булмаячак. 10 меңнән артык әҗәте җыелганнар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук коллекторларга да таләпләр катгыйлана. Алар әҗәтле кешене тәүлегенә - бер, атнага - ике, айга сигез тапкырдан да күбрәк борчырга тиеш түгел. Дүрт айдан соң бурычлы коллектор һәм адвокат ярдәмендә сөйләшә ала. Коллекторлар коммуналь түләүләр буенча «койрыклары» булучыларны борчымаячак.
 
Ел башыннан вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазь электрон вариантта бирелә башлый. Аны автоматлашкан мәгълүмат системасы тутыра һәм табиблар имзасы да электрон рәвештә куела. Пациентлар «больничный» кәгазе юллап, чиратта басып тормаячак.
Әйе, киләсе елда безне бик күп үзгәрешләр көтә. Тик менә кешеләр өчен файдасы никадәр булыр? Вакыт күрсәтер.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев