Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Химиклар проспектында капиталь ремонттан соң яңа машина кую урыннары һәм фонарь баганалары барлыкка килде

Түбән Каманың Химиклар проспектында, Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәрге юл участогында капиталь ремонтлау тәмамланды.

Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде.

Эш барышында яңа асфальт катламы салынды, машиналар төп хәрәкәт полосасына керер алдыннан тизлекне арттыру өчен өстәмә юл полосалары, борылышлар ясалды һәм фонарь баганалары урнаштырылды.

Шулай ук, махсус велосипед юллары, тротуарлар җиһазландырылды, яңа машина кую урыннары барлыкка килде.

Төзекләндерелгән участокта юл билгеләре, светофорлар урнаштырылды, юл тамгалары яңартылды.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев