Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Халык алдында исәп тоттылар

Түбән Камада «Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» форматында очрашулар узды.

Шәһәрнең төрле микрорайоннарында үтүче җыелышларда узган елга нәтиҗәләр ясалды, яңа планнар турында сөйләделәр. Теләгән һәркем үзен борчыган сораулар белән җитәкче органнарга мөрәҗәгать итә алды. 

Халык белән очрашуларның күбесе шәһәр мэры Рамил Муллин катнашында үтте. Ул сәнәгать, төзелеш, экология юнәлешендә ирешкән уңышларга, коммуналь челтәрләрне модернизацияләүгә, төрле республика программаларын гамәлгә ашыру турында бәйнә-бәйнә сөйләде. 

Узган ел шәһәрдә чыннан да шактый эшләр башкарылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 80 гә якын йорт ишегалды төзекләндерелгән. Бу эшкә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгән. Якынча шушы ук күләмдәге кертемнәр йортларны капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән. Билгеле булганча, шәһәрнең җылылык һәм су белән тэмин итү системалары узган елны «Татэнерго» җәмгыятенә тапшырылды. Авария хәлендәге, шактый таушалган торбаларны алмаштыру башланды. Әлеге эш нәтиҗәсендә, халыктан килгән шикаятьләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. 

Юллар да күзгә күренеп яхшырды. «Без бу эшкә комплекслы алындык. Машина юлларын, тротуарларны, ишегалды юлларын берьюлы төзекләндереп бардык, шулай ук вакытта яктырту системалары да яңартылды. Бу эшне агымдагы елда да дәвам итәчәкбез,» — диде Рамил Муллин. 

Очрашуда ассызыклап әйтелгәнчә, шәһәрдә машиналар саны артканнан арта, еш кына бу транспорт хәрәкәтенә комачаулык тудыра. Шуңа күрә киләчәктә төнге машина кую урыннары булдыруны планлаштыру турында да билгеләп үттеләр. 

Турыдан-туры әңгәмә вакытында халыктан килеп ирешкән сорауларның күбесе коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы иде. Күп очракта бу мөрәҗәгатьләр идарәче компанияләр ярдәмендә хәл ителә, диде шәһәр башлыгы. Гомумән алганда, кешеләр үзләре дә җаваплы булырга тиеш. Әгәр дә кар чистартучы техника килгән, ләкин машина хуҗалары тимер атларын алып куярга ашыкмый икән, монда җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүдән мәгънә юк, дигән фикерләр дә яңгырады.

Быелгы очрашулар микрорайоннарда яшәүче ветераннарга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылу белән дә истә калачак. Ә актив шәһәрлеләр һәм координацион совет әгъзалары нәтиҗәле эшләре, төрле чаралар оештыру, сугышчыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев