Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ветераннарга ярдәм чарасы

Түбән Кама волонтерлары, Бөек Ватан һәм башка сугышларда катнашучыларга ярдәм йөзеннән, күркәм акция оештырганнар.

Алар кызыл канәфер чәчәге сурәтләнгән күкрәк билгесе сатып алырга тәкъдим итәләр, акчасы исә ветераннарга ярдәмгә тотылачак. Чараны оештыручылар әйткәнчә, шәһәрдәшләр бик актив катнаша. Россия буенча барлыгы 263 миллион сум җыелган.  
«Кызыл канәфер»не пиджакның сул ягына, футболка яки күлмәкнең уң ягына беркетергә кирәк. Сүз уңаеннан, Түбән Камада беренче булып «значок»ны шәһәр мэры Айдар Метшин сатып алган. Чара «Гаилә» паркында 12 июньдә – 12.00-17.00 сәгатьтә, 13  июньдә – 15.00-17.00 сәгатьтә, 16 июньдә – 17.00-19.00 сәгатьтә; Җиңү Монументы янында 22 июньдә – 10.00-12.00 һәм 17.00-21.00 сәгатьләрдә дәвам итәчәк. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев