Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ватанны лаеклы саклаучылар үсә

Түбән Камада патриотик тәрбия айлыгы узды. Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әлеге айда узган чаралар турында Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Гарифуллин сөйләде.

«Бездә патриотик хәрәкәт көчле үсеш алган. Бу юнәлештә системалы эш алып барабыз. Безнең балалар Ватанның лаеклы саклаучылары булсын өчен ил тарихын белергә тиеш», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин. 

Патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан шәһәрдә истәлекле көннәр билгеләп үтелде, акцияләр оештырылды, төрле конкурслар, конференцияләр һәм башка бик күп чаралар узды. 

«Хәтер вахтасы» акциясе кысаларында, мәктәпләрдә «сыйныф сәгатьләре», хәтер һәм батырлык дәресләре үткәрелде. Укучылар ветераннарга, ветераннарның тол хатыннарына һәм һәлак булган сугышчыларның аналарына ярдәм итүдә актив катнашты. 

Күп кенә мәктәпләрдә дүшәмбе иртәсе Россия һәм Татарстан дәүләт флагын күтәрү тантанасыннан башлана. 

Айлыкның иң күңелле, иң күләмле чарасы — уку йортлары арасында сафта җырлап йөрү смотр-конкурсы. Бу чарада Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмаларыннан барлыгы 14272 түбәнкамалы, 36 взвод актив катнашкан. Финалга чыгучылар 9 Майда Җиңү көненең 78 еллыгына багышланган Җиңү парадында чыгыш ясаячак.
Фотолар e-nkama.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X