Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ватан сакчысы булырга әзерләнәләр

Түбән Камада уздырылган Призывник көне Ватан язмышы өчен җаваплылыкның һәркем, шул исәптән тиздән армия сафларына алыначак егетләр һәм хәрби хезмәт үтәргә әзерләнүче өлкән класс укучылары өчен дә намус эше икәнен тагын бер кат раслады. Ул нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы каршындагы мәйданчыкта, Кино елы уңаеннан, сугыш турындагы совет фильмнарына...

Түбән Камада уздырылган Призывник көне Ватан язмышы өчен җаваплылыкның һәркем, шул исәптән тиздән армия сафларына алыначак егетләр һәм хәрби хезмәт үтәргә әзерләнүче өлкән класс укучылары өчен дә намус эше икәнен тагын бер кат раслады.
Ул нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы каршындагы мәйданчыкта, Кино елы уңаеннан, сугыш турындагы совет фильмнарына багышланган плакатлар янәшәсендә башланып китте. Түбән Кама мәктәпләренең югары классларында укучы егетләр биредә противогаз киеп фотога төштеләр, кыр лабораториясен кереп күрделәр, химик саклагыч костюмны киеп карадылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, кыр кухнясында пешкән солдат боткасыннан авыз иттеләр...
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе, чакыру комиссиясе рәисе Григорий Китанов искәртеп үткәнчә, соңгы елларда
егетләр, югары уку йортларына керсәләр дә, академик ял алып, үз яшь-тәшләре белән бер үк вакытта армия хезмәтенә баруны өстен күрәләр. «Бүгенге көндә халык-ара хәл дә бездән шундый бердәмлекне таләп итә. Нинди шартларда
яшәвебезне һәркем аңлыйдыр. Шуңа күрә дә без үз илебездә бердәм булырга тиеш, шул чагында бер
дошман да җиңә алмас», - дип әйтеп үтте Г.Китанов.
Призывник көнендә шәһәребезгә килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт төзелеше һәм закончалык буенча комитет рәисе урынбасары Юрий Синельщиков та узган гасырның алтмышынчы елларында Германиядә хезмәт иткән чагын искә төшерде. Аерым алганда ул, хезмәт итү авыр булса да, армиянең үзен дисциплинага һәм тормышта мөһим булган бик күп нәрсәләргә өйрәткәне ха-
кында сөйләде. Ике улының да үз теләкләре белән армиягә баруларын да телгә алды.
Сүз уңаеннан, Татарстан кадетлар корпусының унынчы классында белем алучы Эльдар Фарзуллаев исә, Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән бабайлары белән горурлана. Удмуртиядән килеп, Түбән Камадагы кадетлар корпусында укучы бу егет алты яшеннән үк хәрби булырга хыялланган. Кадетлар корпусыннан соң ул хәрби училищеда уку теләге белән яна.
Призывник көне би-редә катнашучы югары
класс укучыларының да,
чал чәчле сугыш ветераннарының да, тиздән армия сафларына алыначак егетләр белән алар-ның әти-әниләренең дә,
педагоглар һәм курсантларның да - кыскасы, һәркемнең Ватаныбыз язмышы өчен җаваплы булуына үзенчәлекле дәлил.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев