Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Вакытында түләү хәерлерәк

Торак-коммуналь хезмәтләре буенча бурыч шәһәр күләмендә 554 миллион сум тәшкил итә. Беренче урында – бер миллион сум тирәсе әҗәте булган ир. Әмма мондый тәртип бозучыларны җитди җәза да көтә. Аларның фатирларыннан электрны өзәләр икән.

«ПЖКХ-17» идарәче компаниянең директор урынбасары Руслан Нигъмәтуллин әйтүенчә, РФ Хөкүмәтенең 354нче карары нигезендә торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычы ике айдан арткан кешене электр утыннан я өлешчә, я тулысынча өзәргә тулы хокуклары бар. Әлбәттә, башта кешеләр белән сөйләшәләр, аң лату эше алып баралар. Тормышларында авыр хәлдә калучылар өчен дә түләү буенча уңайлы шартлар тәкъдим итәләр. Мәсьәлә хәл ителмәгән очракта, җитди чараларга күчәләр.
– Идарәче компания карамагында бүгенге көндә 409 йорт исәптә тора. Һәрберсендә диярлек бурычлылар бар. Соңгы атна эчендә генә дә 200 фатирны электр утыннан өздек, – дип хисап тота Руслан Нигъмәтуллин.
Тик, кешеләрне электр энергиясеннән «коры калдыру» куркытмый, алар электр линиясен башка фатирларга «тоташтырып» куялар икән. Беренчедән, бу законны бозу булса, икенчедән, йорт милкенә зыян салу ихтималы бар. Шуңа күрә, андыйларны даими тикшереп торалар. Башка фатир линиясенә законсыз «тоташкан» өчен 10000-15000 сум штраф каралган, хәл кабатланса, тәртип бозучы 30000 сумга кадәр акчасын чыгарып салырга тиеш булачак. Сүз уңаеннан, бурычларын кайтарган очракта, утка законсыз тоташтырган өчен дә түләргә туры киләчәк. Нәтиҗә: мондый хәлләргә юлыкмауның төгәл юлы, бурычларыгызны вакытында түләү яки түли алмасагыз, идарәче компаниягә барып, хәлегезне аңлатыгыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев