Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Узган елга нәтиҗә ясап

Узган атнада шәһәребездә Түбән Каманың социаль-икътисади үсешенә багышланган депутатлар сессиясе узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сессия башланганчы, ул капиталь ремонттан соң яңа гына эшли башлаган өч медицина учреждениесендә, «Ковёр» яшьләр инициативалары үзәгендә булды. 100 тапкыр ишеткәнче... Медицина учреждениеләрендә төзекләндерү эшләрен без ел дәвамында яктыртып бардык. Республика бюджетыннан...

Узган атнада шәһәребездә Түбән Каманың социаль-икътисади үсешенә багышланган депутатлар сессиясе узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сессия башланганчы, ул капиталь ремонттан соң яңа гына эшли башлаган өч медицина учреждениесендә, «Ковёр» яшьләр инициативалары үзәгендә булды.
100 тапкыр ишеткәнче...
Медицина учреждениеләрендә төзекләндерү эшләрен без ел дәвамында яктыртып бардык. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 272 миллион сум юкка гына сарыф ителмәгән. 2нче балалар, 1нче өлкәннәр, консультация-диагностика поликлиникаларын танырлык түгел. Дистәләрчә еллар ремонт күрмәгән бу биналарның тышы да, эче дә заманча таләпләргә туры килә.
Консультация-диагностика поликлиникасында тар белгечләр кабул итә. Көненә якынча бер мең авыру килә. Шунда ук травмпункт та урнашкан. Биредә ачылмалы ишекләр куелган, видеокүзәтү бар, киенеп-чишенү урыны иркен, ачык регистратура эшли.Табиблар әйтүенчә, кичектергесез ярдәм кирәк булган кешеләргә гомуми чиратта интегеп утырырга туры килмәс - рентген аппаратын дистанцион идарә ителешле, санлы заманча җиһазга алыштырганнар. Аның эшләвен Рөстәм Миңнеханов та күзәтте. Санлы рентген-диагностика комплексы ярдәмендә сурәтләр тиз арада әзер булып, үзәк архивка тапшырыла.
Президентка шулай ук соноэластография функциясе булган УЗИ-сканерны да күрсәткәннәр. Бу җиһаз күкрәк бизендәге, калкансыман биздәге шешне яман шештән аерырга ярдәм итә.
«Дустанә» биналар төзергә өйрәндек, югары технологияле җиһазлар сатып алабыз, әмма иң мөһиме - бу биналарда эшләүче белгечләр, - дип, үз фикерен белдерде Татарстан Президенты. - Авыруны ничек кабул итсәгез, эшегезгә дә шундый бәя биреләчәк. Заманча дәваханәгә килгән кешеләргә карата мөнәсәбәт тә тиешенчә булсын». Республика башлыгы бүләккә матди-техник базаны ныгыту өчен сертификат тапшырды.
«Республика күрсәткән ярдәм нәтиҗәле булсын өчен барысын да эшләячәкбез», - дип ассызыклады Айдар Метшин.
Аннары «Ковер» яшьләр үзәгенә кереп, Рөстәм Миңнеханов яшь эшмәкәрләр проектларына бәясен бирде. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче егетләр һәм кызлар алты проект яклаган. Тагын алтысы әзерләнә. Биредә уку түләүсез. Исегезгә төшерәбез: яшьләр үзәге Татарстан Президенты ярдәме белән төзелгән. Акча моношәһәрләр үсеше программасы нигезендә бирелгән.
Мактанырга да, борчылырга да нигез бар
Сессиядә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов, «ТАИФ» генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һ.б. катнашты.
Айдар Метшин үз чыгышында эшмәкәрлек стратегиясе турында сөйләде. Шәһәребез хакимияте ТОСЭР статусына зур өметләр баглый.Төзелә торган һәм төзеләчәк предприятие өч мең кешене эш урыны белән тәэмин итә алачак. Мэр әйтүенчә, кертеләчәк акча күләме 2027 елга 7,5 миллиард сумга җитәчәк. Түбән Камада уртача хезмәт хакының 40 мең сумлап булуы турында да әйтелде. Шул ук вакытта биредә эшсезләр саны республика белән чагыштырганда күбрәк.
Түбән Кама башлыгы 47нче микрорайондагы артта калучыларсыз мәктәп төзелеше турында да сөйләде. 45нче һәм янәшәдәге микрорайоннарда мәктәп яшендәге 2300 бала яшәгәнгә, тагын бер мәктәпкә ихтыяҗ бар. Аны җиткерүдә ярдәм күрсәтүне үтенеп, ул Президентка мөрәҗәгать итте.
Мәгариф өлкәсендә дә проблемалар җитәрлек икән. Мәктәпләрнең бары 10-12 проценты гына әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Балаларның 22 процентына ГТО нормаларын тапшыру сәламәтлек буенча рөхсәт ителмәгән. Калганнарының 43 проценты нормаларны бирә алмаган. Тагын бер зур мәсьәлә - мәктәп тәмамлаучыларның чит шәһәрләрдәге уку йортларына китүләре.
Предприятиеләрнең хәлләре бер дә зарланырлык түгел. «Нефтехим» генераль директоры Азат Бикмурзин әйтүенчә, узган ел керем 162 миллиард сум тәшкил иткән.
Инвалидлар хәле турында социаль хезмәткәр Дәүрия Якупова сөйләде. «Миңа 30 яшь. Мин кечкенәдән инвалид - табиблар ДЦП диагнозы куйдылар. Улымны үзем генә тәрбиялим. 2011 елдан «Надежда» сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар мәктәп-интернатында социаль хезмәткәр булып эшлим. Миңа бәхет елмайды, чөнки мине эшкә мөмкинлекләрем һәм белемем буенча алдылар» - дип башлады ул сүзен.Түбән Камадагы эшкә яраклы 5 мең инвалидтан 2 меңе генә эшкә урнаша алган.
«Миннән еш кына, улымның нормаль булуы-булмавы турында сорыйлар. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралаша белмиләр, моңа беркайда да өйрәтмиләр», - ди Дәүрия. Шулай да үзгәрешләр бар. Мисал өчен, нык ихтыярлы кешеләр өчен «Рубаха» арт-кластеры төзелә. Ул элекке перинаталь үзәк бинасында урнашырга тиеш. Әмма төзекләндерү эшләре авыр бара. Әлегә ремонт муниципалитет акчасына ясала. Шуңа күрә Дәүрия Якупова шәһәр кешеләренен, предприятие җитәкчеләренең дә ярдәм итүләрен сорады. Татарстан Президенты «Татнефть» һәм «ТАИФ» генераль директорларына да мөрәҗәгать итте. Республика да үз өлешен кертәчәк дип белдерде.
Кунак ашы
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ТАНЕКОда яңа предприятиеләр эшләтеп җибәргән өчен - «Татнефть»не, тиздән сафка басачак КГПТО өчен «ТАИФ»ны мактап телгә алды. Тик менә зур предприятиеләр шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү авыр бара. «Аның күләме нибары 17 процент тәшкил итә һәм Татарстанда 38нче урында тора. Эшмәкәрләрнең 56 проценты хакимиятнең ярдәм итмәве яки комачаулавы турында әйтә. Бизнес белән эшләргә кирәк», - дип ассызыклады республика башлыгы.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, уңай үзгәрешләр күренә. Әмма башкарыласылары бай-так. Мисал өчен, хәзерге вакытта шәһәргә көненә 200 тонна сөт кирәксә, 75 тонна гына тапшырыла. «Сезгә сөтне башка урыннардан алып килерләр.Тик аны үзегез дә җитештерә аласыз. Предприятиеләрегезгә акча керер иде. Сөтле сыерларның саны мең ярымга да җитми бит», - дип шелтә белдерде Президент һәм шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш производствосын үстерергә киңәш итте.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф турында да әйтеп узды. Аның фикеренчә, шәһәрнең эре предприятиеләре белән берлектә, белем бирү үзәге төзү кирәк. Мәктәпне тәмамлаган балалар шунда укып, предприятиедә эш белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләрдә бирелгән белемнең дә тиешле дәрәҗәдә булмавы борчый. Укучылар математика буенча республикада - 28нче урында. Хәл итәсе мәсьәләләр сәламәтлек саклау, торак-коммуналь һ.б. өлкәләрдә бар.
Сессия ахырында Президент башкарыла торган эшләре өчен җирле хакимияткә рәхмәтен белдерде. Аннары бүләкләү тантанасы узды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев