Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Узган атна азагыннан Түбән Камада үз-үзеңне изоляцияләү индексы шактый кимеде

Мондый нәтиҗәне Яндекс статистикасының уртача күрсәткечләрен анализлап ясарга мөмкин.

Кимү дүшәмбе көнне 6 апрельдә башланды. Бу көнне уртача индекс 3,4 балл тәшкил итте. Ул чәршәмбе көнне минимумга җиткән - 3,2 балл.

Чагыштыру өчен, якшәмбе көнне, 5 апрельдә, үз-үзеңне изоляцияләү дәрәҗәсе 4,2 гә тигез иде.

Пәнҗешәмбе көнне, 13 сәгатькә мәгълүматлар буенча, Яндекс сервисы 3,4 санын күрсәтә.

Мондый хәл безнең шәһәрдә генә күзәтелми. Казанда якшәмбе көннән үз-үзеңне изоляцияләү күрсәткече 3 баллга кадәр кимегән. Яр Чаллыда чәршәмбе көнне уртача индекс 2.9 баллга тиң. Бу 5 апрельдәге күрсәткечтән 1,3 кә кимрәк.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев