Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Үз шәһәребезне яратыйк һәм кадерлик»

Түбән Камада матур традицияне дәвам итеп, «Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» форматында очрашулар башланды.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин 35 нче лицейда 17 нче һәм 18 нче микрорайоннарда яшәүчеләр белән очрашты. 

«Март аенда халык белән очрашу һәм узган елга йомгак ясау матур традициягә әверелде. Быел без форматны бераз үзгәрттек. Башта микрорайоннарда яшәүчеләр белән торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен идарәче компанияләр вәкилләре җыелышлар үткәрде, хәзер шәһәр җитәкчеләре белән очрашулар башланды», — диде Рамил Муллин. 

Түбән Кама мэры 2022 елда гамәлгә ашырылган һәм быел тормышка ашырылачак проектлары турында да сөйләде. «Безнең ишегалды» республика программасына тукталып: «17 нче һәм 18 нче микрорайоннарда 9 ишегалды гына ремонтланмый калган, шуларның җидесе быел ук төзекләндереләчәк», — дип хәбәр итте. 

Моннан тыш, Рамил Муллин сүзләренчә, тагын бер актуаль программа — иҗтимагый киңлекләрне үстерү.

«Элек бу парклар һәм скверлар иде, хәзер — җәяүлеләр өчен ял итү урыннары. Быел без Мәктәп бульварын тәртипкә китерергә, шулай ук Бакый Урманче урамында сквер төзергә планлаштырабыз. 2024 елда Менделеев һәм Сөембикә урамнарында җәяүлеләр өчен ял итү урыннары төзү планлаштырыла», — диде мэр. 

Микрорайон рәисе Анна Кремнёва бер ел эчендә башкарылган эшләре турында хисап тотты һәм 2023 елга планнары белән уртаклашты. Узган ел җирле үзидарә советына 237 мөрәҗәгать килгән, шуларның 131е хәл ителгән. 

Түбәнкамалылар урамнарны яктырту, балалар бакчаларын, тротуарларны ремонтлау һәм җылытуга кагылышлы сорауларын җиткерделәр. Аларның һәрберсе контрольгә алынды.
Фото e-nkama.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев