Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Укучылар белән очраштылар

Түбән Каманың шәһәр статусы алуына шушы елның 22 сентябрендә 50 ел тулачак. Шәһәр юбилее алдыннан, мәктәпләрдә Түбән Каманың беренче төзүчеләре һәм төрле тармаклар үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән очрашулар башланды. Шундый очрашуларның берсе 3нче мәктәптә узды. Укучылар янына кунакка Хәмәтхәсән Хәлиуллин, Гамир Исмәгыйлев, Анатолий Пиков һәм Вәсимә Закирова килделәр....

Түбән Каманың шәһәр статусы алуына шушы елның 22 сентябрендә 50 ел тулачак. Шәһәр юбилее алдыннан, мәктәпләрдә Түбән Каманың беренче төзүчеләре һәм төрле тармаклар үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән очрашулар башланды.

Шундый очрашуларның берсе 3нче мәктәптә узды. Укучылар янына кунакка Хәмәтхәсән Хәлиуллин, Гамир Исмәгыйлев, Анатолий Пиков һәм Вәсимә Закирова килделәр. Алар - "Түбән Кама шәһәренең почетлы гражданины" дигән исем алган кешеләр. Сүз уңаеннан, 1981 елдан бирле бирелә башлаган мондый исемне барлыгы 57 кеше алган, хәзерге вакытта аларның 34е исән.

- Мин үземне шәһәребезнең тере тарихы дип саныйм, - дип башлады укучылар белән очрашудагы чыгышын Хәмәтхәсән Хәлиуллин. Ул Түбән Кама төзелешендә ташчы булып эшли башлаган, аннан соң 27 ел дәвамында ташчылар бригадасына җитәкчелек иткән. Хәмәтхәсән ага әйтүенчә, шәһәребездәге барлык кирпеч йортларны аның бригадасы төзегән. Шундый матур шәһәр төзүгә үзенең турыдан-туры катнашы булуы белән горурлана ул.

Гамир Исмәгыйлев - Түбән Камада заманча медицинага нигез салучыларның берсе. Аның тырышлыгы белән, 1984 елда нефтехимиклар медсанчасте барлыкка килде. Гамир Гариф улы 20 елдан артык медсанчастьнең алыштыргысыз җитәкчесе һәм күптармаклы 3нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы булды.

Ул әле хәзер дә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эшчәнлек алып бара, "Туган як" газетасының штаттан тыш хәбәрчеләреннән берсе.

Түбән Кама төзелешенә лаеклы өлеш керткән Анатолий Пиков һәм КПСС шәһәр комитетында эшләгән Вәсимә Закированың да укучыларга сөйләр сүзләре бар иде.

- Шәһәребез ветераннары белән мондый очрашулар оештыру бик кирәк, - диде 3нче мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Фунтикова. - Балалар үзләре яши торган шәһәр белән горурланырга һәм аның тарихын белергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X