Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Төзекләндерү дәвам итәр

2019 елда Түбән Кама муниципаль районында юлларны тәртипкә китерү өчен федераль, республика һәм муниципаль бюджеттан 1 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Быел шәһәребез беренче тапкыр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектында катнашачак. Аның кысаларында, Түбән Кама юлларын төзүгә һәм төзекләндерүгә 480 миллион сум акча биреләчәк. Бу акчага  Җиңүнең 30 еллыгы урамына (Тынычлык урамыннан алып Ф.Табиев урамына кадәр) юл салыначак. Дүрт урында капиталь ремонт көтелә: Химиклар урамының ике ягы (Вахитов боҗрасыннан алып Корабельная урамына кадәр), Чәбия урамындагы юлның бер өлеше (Гагарин – Вахитов тукталышлары), Октябрьнең 50 еллыгы урамының җөп санлы йортлары ягы, шулай ук «Пионер» индустриаль паркына борылыштан Көньяк урамы башына кадәр. 
Планда бакча, авыл юлларын, Сүбәләк трассасын һ.б. юлларны тәртипкә китерүне дәвам итү каралган. Тагын бер программа – балалар сәламәтләндерү лагерьлары янындагы юлларны тәртипкә китерү – гамәлгә ашырыла башлаячак. 
«Ишегалды юлларын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Күптән түгел әлеге мәсьәлә махсус эшлекле комиссия утырышында каралды. Нәтиҗәдә, исемлеккә 36 мәйдан керде. Аларда машина йөрү юллары киңәйтеләчәк, автомобиль кую урыннары арттырылачак», – диде Айдар Метшин чыгышында. 
Хәзерге вакытта Түбән Камада 820 ишегалды исәпләнә. Соңгы өч елда шуларның 219 ына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук быел Төзүчеләр һәм Кама Аланы бистәсе юллары тикшереләчәк. Аларны исә 2020 елда тәртипкә сала башлаячаклар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев