Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туксан яше тулу уңаеннан

Түбән Камада яшәүче Мөнирә Хәйбуллина шушы көннәрдә үзенең туксан яшен билгеләп үтте. Аны гомеренең олы бәйрәме уңаеннан котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина үзе килде. Апас ягындагы Чудеево авылында 1927 елда туган Мөнирәнең үсмер чоры дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Җиңү таңын якынайту өчен, барлык авылдашлары кебек үк, Мөнирә...

Түбән Камада яшәүче Мөнирә Хәйбуллина шушы көннәрдә үзенең туксан яшен билгеләп үтте. Аны гомеренең олы бәйрәме уңаеннан котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина үзе килде.
Апас ягындагы Чудеево авылында 1927 елда туган Мөнирәнең үсмер чоры дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Җиңү таңын якынайту өчен, барлык авылдашлары кебек үк, Мөнирә дә көнне-төнгә ялгап колхозда эшли. Шул еллардагы тырыш хезмәте өчен хөкүмәтебезнең олы бәясе булган «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медален ул күз карасы кебек саклый.
Мөнирә Сафа кызының язмышы 1963 елдан нефть химиясе башкаласы булачак Түбән Кама төбәге белән гомерлеккә бәйләнә. Бүгенге көндә дә ул калабызның матурланганнан-матурлануына, дөньяларның тыныч-имин булуына сөенеп яши.
Фотода: 90 яшьлек Мөнирә Хәйбуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X