Тукай паркы үзгәрә: эшчеләр фонтанны эшләтеп җибәрделәр һәм балалар мәйданчыкларын яңарталар
Парк муниципалитет хисабына төзекләндерелә.
Түбән Каманың Тукай исемендәге паркында хәзер ремонт эшләре бара. Бөек татар шагыйренә багышланган һәйкәлне, шулай ук бюст янындагы аркаларны тәртипкә китерү планлаштырыла.
Эшчеләр Тукай паркындагы балалар мәйданчыкларын сүтәләр. Резина катламы күптән сүтелгән, ә конструкцияләр үзләре я ватылган, я эксплуатация елларында кыяфәтен югалткан.
«Быел без ике уен мәйданчыгын алыштырабыз, искеләрен сүтәчәкбез. Алар урынына ике заманча уен мәйданчыгы куябыз. Тагын берсе калачак, ул киләсе елга планга кертелгән, киләсе елга тулысынча яңартылачак», — дип билгеләп үтте ТКХ буенча Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов.
Паркта яктырткычларны алыштырганнар инде, административ бинаның ишекләрен яңартканнар, керамогранит җәйгәннәр. Әмма иң мөһиме — җәй буе эшләмәгән фонтанны ремонтлаганнар. Әлегә ул тест режимында эшли, ләкин тиздән аны рәсми рәвештә эшләтеп җибәрәчәкләр.
Паркның урам сәхнәсе һәм эскәмияләр дә яңартылган. Бу урын җирле халык арасында популяр. Паркта концертлар уздырылганда, монда тамашачылар күп җыела.
Парк муниципалитет хисабына төзекләндерелә. Бу максатларга 12 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев