Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга военкоматка чакыру кәгазьләрен тараталар

26 һәм 27 октябрьдә Түбән Камада яшәүчеләргә военкоматка чакыру кәгазьләрен тарату оештырылган. Аларны алганнар «тормыш шартларын ачыклау» өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, ГО һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Артур Сәлахов Түбән Камада яшәүчеләргә әнә шундый чакыру белән мөрәҗәгать иткән.

«Ягъни хәрби комиссариат сезнең гаилә хәлегезне, сәламәтлек торышын ачыкласын өчен чакырулар җибәрелә», — диде Артур Сәлахов.

Военкоматка чакыру кәгазьләрен таратырга муниципаль хезмәткәрләр булышты, бу закон нигезендә башкарыла, — дип аңлатты үзенең телеграм-каналында администрация матбугат секретаре Яна Енькова.

«Хәзерге вакытта повесткалар таратыла, муниципаль хезмәткәрләр хәрби комиссариатка закон нигезендә ярдәм күрсәтә. Чакырылыш комиссиясе рәисе һәр гражданга военкоматка чакыру кәгазен аресатка, шулай ук, эш бирүченең адресатына тапшыруны йөкләргә хокуклы. Бу очракта гади граждан хәбәрче статусына күчә һәм закон нигезендә эш итә». 

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны 28 октябрь көнне «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы яныннан җибәрәчәкләр. Җыелма пунктка якынча 150 ир-ат китәчәк.

Бу мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның бишенче төркеме булачак. Моңарчы шәһәрдән Казанга дүрт йөздән артык кеше киткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев