Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга тукталышлардагы кибетләрне бетерү сәбәбен аңлаттылар

Түбән Кама җитәкчелеге шәһәр тукталышларындагы сәүдә объектларын сүтү сәбәпләрен аңлатты.

Түбән Кама муниципаль районы эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Илнар Сираев сүзләренчә, беренче сәбәп — юл хәрәкәте иминлеге һәм җәяүлеләрнең уңайлылыгы.

«Тротуарлар буйлап урнашкан кибетләр җәяүлеләр хәрәкәтен кыенлаштыра һәм күрүгә комачаулый. Күп кенә сәүдә объектлары шулай ук машина йөртүчеләргә дә комачаулый, аварияле хәлләр килеп чыгу куркынычын арттыра», — дип аңлатты Сираев җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә.

Тагын бер сәбәп — шәһәр мохитенең эстетикасы. Кайбер сәүдә объектларының тышкы күренеше бик үк матур түгел һәм шәһәрнең архитектурасына туры килми, бу шәһәр мохите турында гомуми тәэсиргә тискәре йогынты ясый, дип ассызыклады чиновник.

«Кибетләр урынында яңа, уңайлы һәм күп функцияле тукталыш павильоны урнаштырыла, алар шәһәрне матурлап торачак», — дип билгеләп үтте Илнар Сираев.

Бүгенге көндә Түбән Камада 79 объектның 30ы заманча тукталыш павильонына алыштырылган. Шәһәр үзенең 60 еллыгына актив әзерләнә, иҗтимагый киңлекләр һәм социаль объектлар ремонтлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев