Түбәнкамалыларга рухи үзәкнең эскизларын күрсәттеләр
2022 елның ноябрендә гыйбадәтханәләрнең беренче ташларын салу тантанасы узды.
Вахитов проспекты ягыннан Түбән Камага керү урынында төзеләчәк рухи-агарту үзәге «Бердәмлек» исемен алачак. Бу хакта «Город говорит» проектына биргән интервьюсында шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләде.
«Бердәмлек — ул барысы бергә уртак сорауларны хәл иткәндә: бергә фикер алышканда һәм уртак чишелеш тапканда була. Нинди дин һәм милләттән булуга карамастан, иң мөһиме — без уртак эш эшлибез», — диде шәһәр башлыгы.
Интервью вакытында яңа иҗтимагый киңлекнең: мәчет һәм чиркәү эскизларын күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, мөселман һәм православие гыйбадәтханәсе Вахитов проспектының каршы якларында урнашачак, ә аларны җәяүлеләр күпере тоташтырачак.
2022 елның ноябрендә гыйбадәтханәләрнең беренче ташларын салу тантанасы узды. Булачак мәчет урынында (Чабьинская урамы ягыннан) стела, ә юл аша Изге Спиридон Тримифунтский гыйбадәтханәсе өчен православие тәресе урнаштырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев