Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга балконнарда боз сөңгеләре барлыкка килгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр

Балкон түбәсеннән зур сөңгеләр яки боз катламы төшсә, хәтта өлкән кешене дә үтерергә яки аста торган машинага җитди зыян китерергә мөмкин.

Түбән Кама халкына боз сөңгеләренең куркынычы турында искә төшерделәр. Алар кеше яки машина өстенә төшүдән тыш, йортның төп плитәсе өчен дә куркыныч тудыра.

«Балкон түбәсеннән зур сөңгеләр яки боз катламы төшсә, хәтта өлкән кешене дә үтерергә яки аста торган машинага җитди зыян китерергә мөмкин», — дип аңлаттылар «Жильё» торак идарәче компаниясендә.

Күпфатирлы торак йортларның түбәләрен чистарту — йортны хезмәтләндерүче оешманың бурычы. Ә менә балконнар өчен җаваплылык фатир хуҗаларына һәм анда яшәүчеләргә йөкләнә, әмма балконнардан боз сөңгеләрен шулай ук идарәче компанияләр хезмәткәрләре, яки алар яллаган подрядчылар да төшерергә тиеш.

Бу проблеманы хәл итү өчен, идарәче компаниягә язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк:

ирекле формада гариза язарга (ике экземплярда), анда хәлне аңлатырга һәм балконны боз сөңгеләреннән чистартуны сорарга;
гаризаны идарәче компаниягә кертергә, аны кабул итүне журналга кертүне һәм гаризаның икенче экземплярына кабул итү датасы һәм вакытын куюны көтәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев