Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар тукталышлардагы кибетләрне сүтүгә фикерләрен белдерде

Бу уңайдан шәһәрдәшләребез фикерләре төрле.

Игътибар иттегезме, Түбән Камада җәмәгать транспорты тукталышларындагы иске сәүдә объектларын сүтә башладылар. Бу күп кенә шәһәрдәшләребезне аптырашта калдырды.

Түбән Кама муниципаль районы эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Илнар Сираев әйтүенчә, бу кибетләрне сүтүнең беренче сәбәбе — юл хәрәкәте иминлеге һәм җәяүлеләргә уңайлы шартлар тудыру. «Юл читенә үк яки тротуарлар буйлап урнашкан кибетләр җәяүлеләр хәрәкәтен кыенлаштыра һәм транспорт хәрәкәтен күзәтергә комачаулый. Күп кенә сәүдә объектлары машина йөртүчеләргә дә комачаулый, авария килеп чыгу куркынычын арттыра», — дип аңлатты ул җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. 

Бу объектларны сүтүнең тагын бер сәбәбе — аларның замана таләпләренә һәм шәһәрнең архитектура кыяфәтенә туры килмәве. Сүз дә юк, Түбән Кама үзгәреш кичерә, яңа сәүдә үзәкләре төзелә. Тик, кызганыч, кайберләрен «Әй, матур да булган соң бу бина», — дип әйтерлек түгел. 

Бирелгән темадан ерак китми, рәсми саннарга күз салсак, бүгенге көндә шәһәрдә 79 объектның 30ы заманча тукталыш павильоннарына алыштырылган. Сүз дә юк, кайбер тукталышлардагы павильоннар ташландык хәлдә, кайберләре, гафу итегез, күбрәк бәдрәф ролен үти иде. Шәһәр генә түгел, үзебез дә зур бәйрәмнәр алдыннан яки кунак килгәндә өйне, ихатаны җыештырып, тәртипкә салабыз. Шәһәрнең дә 60 еллыгына әзерлек эшләре башланды, инфраструктура объектлары бердәм стильгә китерелә, иҗтимагый киңлекләр һәм социаль объектлар ремонтлана. 

Бу уңайдан шәһәрдәшләребез фикерләре дә төрле. 

Илгизә Хәбибуллина: «Яңа, бер-бер артлы сафка басып килүче тукталыш павильоннарының тоташ пыяладан ясалуы ошамый. Алар матур инде. Тик безнең тәртипсез халык аларның ничәсен ватты шул инде». 

Рәсил Хәбибрахманов: «Ул кибетләр калса да ярый иде. Моңа кадәр тордылар бит әле, беркемгә дә комачауламадылар. Ә тышкы яктан искерделәр дисәгез, замана таләпләренә туры китереп төзекләндерергә дә була иде». 

Марат Касыймов: «Ул кибетләрне күптән сүтеп ташларга вакыт инде. Шәһәрне бер дә бизәми. Хәзер теләгән кешегә адым саен зур сәүдә үзәкләре — җаның теләгән әйберне алырга була». 

Земфира Хөсәенова: «Бер башлагач, камыр ризыклары пешереп сатучы кибетләрне дә карасыннар иде. «Кама кунакханәсе» тукталышындагы кибетне сүттеләр, ә аннан соң булган «Төзүчеләр проспекты» тукталышындагысына кагылмадылар. Югыйсә, анысы да юлга терәлеп тора. Машина йөртүчеләр еш кына тукталышта автомобильләрен калдырып, кибеткә керәләр. Яки машиналарын юл кырына ук куеп, товар бушаталар». 

Җитәкчелекнең Түбән Каманы уңай якка үзгәртүе, шәһәрдәшләргә уңай шартлар тудыруы — сөенечле хәл. Түбәнкамалылар үзләре дә «моя хата с краю» дип карамыйча, уртак объектларның төзеклегенә, матурлыгына, чисталыгына бармак аша карамасыннар иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев