Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар трамвайларда QR-код буенча түли алачак

Моның өчен телефонга «Транспортная карта РТ» мобиль кушымтасын йөкләп алырга кирәк.

Түбән Камада 134нче һәм 135нче трамвайларда QR-код белән түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Горэлектротранспорт» МУП хәбәр итә.

Трамвайда йөргәнгә түләү өчен «Транспортная карта РТ» мобиль кушымтасын йөкләп алырга, кәрәзле телефон номеры буенча теркәлергә һәм банк картасын бәйләргә кирәк.

Аннары трамвайда QR-кодны наклейкадан сканерларга һәм түләүне үткәрергә кирәк. Соңыннан «История оплат» дигәнгә кереп трамвай йөртүчегә билетны күрсәтергә кирәк: анда маршрут, перевозчик, бәя, дата һәм вакыт, шулай ук билетның дөреслеген раслау өчен 15 секундлы вакыт счетчигы күрсәтеләчәк. Пассажирлар әлеге мобиль кушымтада барлык сәяхәтләрен җиңел күзәтә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев