Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың театр атналыгы киләчәктә фестивальгә әверелерегә мөмкин

үбән Камага Минзәлә һәм Буа театры икешәр әсәр белән килә. Программада шулай ук Элвин Грей концерты да бар.

Түбән Камада СИБУР ширкәтенең «Яхшы эшләр формуласы» иҗтимагый инвестицияләр проекты грантына уздырылучы «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы» киләчәктә театр фестивале булыр дип күзаллана.

«Бу атналык безнең пилот проекты. Без аны шушы форматта сынап карыйбыз. Уңышлы барса без аны фестиваль итә алабыз. Анда инде республиканың барлык зур шәһәрләре катнаша алачак. Фестиваль бит ул ай дәвамында бара ала», диде Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов атналык уңаеннан узган матбугат конференциясендә.

«Театр атналыгы, декадасы — ул бәйрәм формасы. Ә фестивальдә спектакльләрне сайлап алу күренеше бар. Хәзер ул Түбән Камада шушы атналык формасында башланып китә», дип сүзгә кушылды Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев.

«Әлеге проектны әзерләгәндә, без аны татар театрлары атналыгы итеп күзаллаган идек. Әмма СИБУР ширкәте грантын откач, без аны киңәйтеп уздырырга карар иттек», дип сөйләде Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты җитәкчесе Илнур Сәгыйтов атналык тарихын.

Оештыручылар программаны киңәйтеп нефть, газ һәм химия булмаган шәһәрләрне дә керткәннәр. Түбән Камага Минзәлә һәм Буа театры икешәр әсәр белән килә. Программада шулай ук Элвин Грей концерты да бар.

Спектакльләргә билетларны «Пушкин картасы» белән дә алып булачак.

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов атналыкның социаль проект булуына да басым ясады — билетларның бер өлеше социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә, шул исәптән мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә бирелә.

2023 елның 27 мартыннан 3 апрель аралыгында Түбән Камада 7 мең тамашачы 16 спектакль һәм бер концерт карый алачак. Шәһәрнең өч мәдәни мәйданында: Халык иҗаты йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы» узачак, дип яза Татар-информ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев