Түбән Каманың берничә урамында юл хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Юл участоклары эшләр тәмамланганчы ябыла.
Түбән Камада 16 нчы майдан берничә урамда хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк. Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу — юлларны ремонтлау белән бәйле. Белгечләр асфальтның өске катламын салачак.
Эшләр тулысынча тәмамланганчы, Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр уң як буенча, Тынычлык проспектыннан Менделеев урамына кадәр, Тынычлык-Вахитов боҗрасы юллары участоклары ябылачак.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләре таләпләрен үтәүне, шулай ук алдан әйләнгеч юлларны сайлауларын сорыйлар», — дип яза матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев