Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың «Алмаш» спорт үзәгендә төзелеш эшләре 70 процентка тәмамланган

Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Алмаш» спорт үзәге төзелеше барышы белән танышты.

«Алмаш»та төзелеш эшләре 70 процентка тәмамланган. Барнхаус стилендәге йокы корпуслары инде төзелгән. Барлыгы дүрт шундый корпус булачак, аларда 140ка кадәр бала урнаша алачак. Хәзер анда бизәү эшләре бара.

Шәһәр җитәкчелеге «Алмаш»ны тагын ничек кулланырга мөмкин булуы турында фикер алыша. Шунысы төгәл билгеле, җәйге каникуллар вакытында анда балалар ял итәчәк.

«Алмаш» — «Нижнекамскнефтехим» га караган уку-күнекмә чаңгы базасы. Хәзер объектны шәһәргә тапшырдылар. Шул ук вакытта СИБУР да реконструкциядә катнаша. Әлеге этаптагы эшләрнең гомуми бәясе 188 миллион сум тәшкил итә, акчаларның бер өлеше республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Реконструкциянең барлык этапларының гомуми бәясе миллиард сумга якын.

Төзелеш эшләрен җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев