Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың 55 йортында инженерлык челтәрләре яңартылачак

Исемлектәге эшләргә 162 млн сум акча бүлеп бирелгән.

2024 елда Түбән Каманың 55 күп фатирлы йортында төрле инженерлык челтәрләре ремонтланачак. Эшләр исемлеге «Градостроитель Нижнекамска» паблигында басылып чыкты.

18 йортта җылылык белән, ә 10 йортта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылачак. Шулай ук 10 күп фатирлы йортта салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау һәм дүрт йортта су чистарту челтәрләрен ремонтлау башкарылачак.

Тагын 13 йортта электр белән тәэмин итү системалары төзекләндереләчәк.

Исемлектәге эшләргә 162 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Капиталь ремонт шәһәрнең 80 йортында үткәреләчәк. Бу максатларга 740 млн сум тоту ниятләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев