Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камадагы торак йортларның яртысы диярлек җылылык белән тәэмин ителгән

Бөтен процессны ике атна эчендә тәмамларга тиешләр.

Түбән Камада торак йортларга һәм социаль объектларга җылылык бирү дәвам итә.

Бишенче октябрьгә шәһәрнең барлык балалар бакчалары һәм социаль яклау объектлары җылылык белән тәэмин ителгән. Шулай ук 70 мәктәпнең 68енә җылылык бирелә башлаган.

Яшьләр объектлары:

  • Барлыгы — 32, 13енә җылы бирелгән.

Сәламәтлек саклау объектлары:

  • Барлыгы — 54, 28енә җылы бирелгән.

Спорт объектлары:

  • Барлыгы — 9, 7сенә җылы бирелгән.

Торак йортларга килгәндә, аларда да әкренләп җылылык бирелә. 5 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 1 006 йортның 449ы җылылык белән тәэмин ителгән. Бөтен процессны ике атна эчендә тәмамларга тиешләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев