Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада җылылык бирү турында актуаль мәгълүмат бастырылды

Бүгенге көндә үзәк һәм шәхси җылыту системаларын эшләтеп җибәрү этаплап башкарыла.

9 октябрьгә торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү турында актуаль мәгълүмат билгеле булды. Мәгълүматлар җирле «Нижнекамск #ВКурсе» паблигында басылып чыкты.

Мәгариф объектлары:

  • Мәктәпләр барлыгы — 70, 68енә җылы бирелгән;
  • Балалар бакчалары барлыгы — 97, 97сенә җылы бирелгән.

Яшьләр объектлары:

  • Барлыгы — 32, 21енә җылы бирелгән.

Торак йортлар:

  • Барлыгы — 1006, 944енә җылы бирелгән.

Сәламәтлек саклау объектлары:

  • Барлыгы — 54, 52сенә җылы бирелгән.

Спорт объектлары:

  • Барлыгы — 9, 8енә җылы бирелгән.

Социаль яклау объектлары:

  • Барлыгы — 4, дүртесенә дә җылы бирелгән.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә үзәк һәм шәхси җылыту системаларын эшләтеп җибәрү этаплап башкарыла.

«Җылыту системасында авария килеп чыккан очракта, идарәче компаниягә яки йорт идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип ассызыклый белгечләр.

Моңа кадәр Түбән Кама мэры Рамил Муллин өч көн эчендә өйләргә җылылык бирергә кушты дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев