Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада хастаханәнең төзекләндерелә торган корпусына яңа лифтлар китерелде

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең терапия корпусында капиталь ремонт дәвам итә.

3000 квадрат метр мәйданда демонтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән. Шушы көннәрдә ике яңа лифт китерелде. Барлыгы бинада биш заманча лифт урнаштырачаклар, шулардан өчесе — йөк өчен лифт һәм ике пассажир лифты.

Хәзерге вакытта мәйданчыкта 70 эшче эшли. Белгечләр электр челтәрләре, вентиляция, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системалары белән шөгыльләнә. Катларда тәрәзәләр алыштырыла, идәннәр тигезләнә, диварлар төзекләндерелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бу бина 1990 елда төзелгән, шуннан соң дәвалау корпусында бары тик косметик ремонт гына үткәрелгән. Яңартылган бина барлык заманча таләпләргә туры килүен көтәбез. Безнең пациентларга шартлар яхшырачак: бу душлы дүрт кешегә исәпләнгән уңайлы палаталар, шулай ук һәр палатада персоналны чакыру өчен сигнализация каралган, кислород уздырылган. Моннан тыш, без медицина персоналы өчен дә бөтен шартларны тудырабыз», — диде Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин.

Бинаның уң өлешендә график буенча эш алып барыла. Гыйнвар ахырына кадәр дәвалау корпусының сул өлешендә дә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ремонт вакытында кайбер бүлекчәләр хастаханәнең башка корпусларына күчерелә. Капиталь ремонт 2023 елның августында төгәлләнәчәк, дип планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев