Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада волонтерларга багышланган «Без бергә» скверы барлыкка киләчәк

Якындагы йортларда яшәүчеләр өчен бу күптән көтелгән һәм шатлыклы яңалык.

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 8, 8а, 10 биш катлы йортлар арасында тиздән төзекләндерелгән «Без бергә» скверы барлыкка киләчәк. Анда эшләр «Безнең ишегалды» программасы кысаларында алып барыла.

Якындагы йортларда яшәүчеләр өчен бу күптән көтелгән һәм шатлыклы яңалык. Чөнки 7 нче микрорайондагы элек урам сәхнәсе торган бушлык озак еллар ташландык хәлдә булган. 

«Сквер ясалгач, балалар мәйданчыкларын казымас, ватмас өчен, хәзерге вакытта торбалар тулы күләмдә алыштырыла; җылылык, кайнар, салкын су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясала. Бу — беренче этап. Икенче этап — гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерү мөмкинлеге булган карт агачларны кисү. Шуннан соң, июль ахырыннан 31 октябрьгә кадәр башкарылачак эшләр планлаштырыла», — дип сөйләде «БАРС» үзәген гамәлгә куючы һәм аның директоры Ринат Мостафин. 

Түбән Кама активисты Ренат Мостафин эшләгән сквер проекты хупланды. Яңа җәмәгать киңлегендә балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары, клумбалар, уңайлы утыргычлар булыр дип планлаштырыла. Исемен дә очраклы гына сайламаганнар. 

«Сквер волонтерларга, битараф булмаган кешеләргә, пандемия вакытында алгы сызыкта булган гражданнарга багышлана. Волонтерлар «Кызыл зона» да да эшләделәр, авыру кешеләрнең өйләренә килделәр, азык-төлекне даими китереп тордылар. «Без бергә» скверы кешеләрнең бердәмлеген арттыра», — дип билгеләде Ринат Мостафин. 

Озакламый спорт уеннары, балаларның шатлыклы авазлары, микрорайон бәйрәмнәре белән бу урында тормыш кайнап торачак.

Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев