Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада волонтерлар халыкка төзекләндерү өчен парклар һәм скверлар сайларга булыша

30 апрельгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

15 мартта «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында киләсе елда төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Россия күләмендә ел саен үткәрелә торган тавыш бирү башланды.

Түбән Камада шулай ук волонтерлар эшли, алар тавыш бирү турында сөйли һәм шәһәр халкына анда катнашырга тәкъдим итә.

«Түбән Камада уңайлы шәһәр мохите объектлары өчен тавыш бирү уза. Бу проект шәһәрдә инде берничә ел дәвам итә. Волонтерлар кешеләргә тавыш бирүдә катнашкан объектлар турында хәбәр итәләр. Шәһәрдә яшәүче һәркем тавыш бирүдә катнаша ала, быел төзекләндерергә теләгән объект өчен тавыш биреп була. Күбрәк тавыш җыйган объект финанслау алачак һәм реконструкцияләнәчәк», — диде «Ковер» яшьләр креатив үзәге директоры Булат Әюпов.

Булат Әюпов билгеләп үткәнчә, әлеге программа буенча Түбән Камада күп санлы парклар һәм скверлар төзекләндерелгән инде.

«Мин — ике бала әнисе, узган ел шәһәрдә мәйданчыкларны төзекләндерү сыйфатыннан бик канәгать. Балалар белән йөрергә урын бар. Бик уңайлы. Мин, әлбәттә, паркларыбызны тагын да матуррак итәр өчен тавыш бирәчәкмен», — дип уртаклашты шәһәрдә яшәүче Регина Шәрипова.

Тавыш бирү Татарстанда үтә. 30 апрельгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Моны бланкта күрсәтелгән QR-код буенча үтеп яки городская среда-татар.ру сайтында эшләргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев