Түбән Камада трамвай хәрәкәте ачылуга 58 ел булды
Беренче рейс 19 километрга сузылган, трамвай белән Мәрьям Адеева идарә иткән.
Түбән Камада 15 февральдә трамвай хәрәкәте ачылуга 58 ел тулды. Шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләгәнчә, беренче рейс 19 километрга сузылган, трамвай белән Мәрьям Адеева идарә иткән. Беренче пассажирлар — 1 нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары.
«Көчле җил һәм кар аркасында ТЭЦ-1гә кадәр юл дүрт сәгать вакыт ала, хәрәкәтне дәвам итү өчен трамвай алдында карны чистартып барырга туры килә. Түбән Каманың беренче төзүчеләре менә шундый — тынгысыз, сыгылмас, кыю булган!» — дип билгеләп үтте җитәкче.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев