Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада тест режимында «акыллы» светофорлар эшли башлады

Түбән Камада Төзүчеләр проспектында тест режимында «акыллы» светофорлар эшли башлады.

«Мондый светофорларның нигезендә транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы кулланыла, ул барлык җиһазларны — контроллерларны, детекторларны, видеокамераларны берләштерергә мөмкинлек бирә», — дип яза Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Акыллы» светофорлар белән идарә итүче ясалма интеллект светофорның яшел сигналын нәтиҗәле кулланырга, транспорт шартларының үзгәрешләренә оператив рәвештә җавап бирергә, «бөкеләрне» киметергә һәм хәрәкәт статистикасын үткәрергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә Түбән Камада Төзүчеләр проспекты буенча алты светофор объекты җиһазландырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев