Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада тагын алты тукталышта сәүдә павильоны сүтелә

Кибет хуҗаларына сүтелгән кибет урынына альтернатив мәйданчыклар тәкъдим ителә.

Түбән Камада тукталышларны алыштыру һәм тышкы төзекләндерү кагыйдәләренә туры килмәгән сәүдә павильоннарын сүтү эшләре дәвам итә. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә эшчеләр «Төзүчеләр, 52» тукталышындагы кибетне сүтте. 1,5 ай эчендә Вахитов, Химиклар проспектларында һәм Вокзал урамында тагын 6 шундый кибет сүтеләчәк.

2023 елда Түбән Камада 25 тукталыш яңага алыштырылды һәм 8 сәүдә ноктасы сүтелде.

Кибет хуҗаларына сүтелгән кибет урынына альтернатив мәйданчыклар тәкъдим ителә.

«Без кече бизнес вәкилләре белән очрашабыз, алар өчен яраклы сәүдә мәйданчыгы табабыз һәм алар күченәләр, урыннарын үзгәртәләр», — дип аңлатты эшмәкәрлеккә ярдәм һәм үсеш идарәсе башлыгы Илнар Сираев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев