Түбән Камада табибларга багышланган фотокүргәзмә эшли башлады
Ул ачык һава астында урнашкан.
Түбән Камада «Гаилә» паркында «Здравоохранение в лицах. Прошлое и настоящее» дип исемләнгән яңа фотокүргәзмә эшли башлады. Күргәзмә геройлары — табиблар. Фотоларда төрле белгечлек буенча эшләүче 40 табибның фотосын күрергә була. Алар — медицина үсешенә һәм түбәнкамалыларның сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткән кешеләр.
Фотокүргәзмәнең максаты — табиб һөнәренә шәһәр халкының игътибарын җәлеп итү һәм ышанычны арттыру, медицина белгечлекләрен яшьләр арасында популярлаштыру. Күргәзмә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган.
Күргәзмә берникадәр вакыт эшләгәннән соң фотосурәтләрне шәһәрнең башка локацияләренә күчерәчәкләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев