Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Сүз көче» әдәби гаилә фестивале узды

17 һәм 18 сентябрьдә Түбән Камада «Сүз көче» («Сила слова») әдәби гаилә фестивале үткәрелде.

Мастер-класслар, дискуссияләр, җанатарлар белән очрашу — ике көн дәвамында шәһәр халкына Россиянең күренекле язучылары белән аралашу, яңа китаплар белән танышу мөмкинлеге ачылды.

Түбәнкамалылар Россиянең танылган Римма Раппопорт, Галина Дядина, Шамиль Идиатуллин кебек танылган язучылар белән танышты.

 Җанатарларның аеруча игътибары Денис Драгунскийга булды. Язучы фикеренчә, әлеге фестиваль заманча китап дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирә.

«Балаларга бу китапларны күрсәтәчәкләр, язучылар белән очрашачаклар, мастер-класслар да булыр дип уйлыйм – бу бик кызык, ахыр чиктә гомуми культураны күтәрә. Бу минемчә бик мөһим», — дип ассызыклады язучы Денис Драгунский.

Ике көнлек фестиваль программасына язучылар белән аралашу һәм аларның әсәрләре белән танышу гына кермәде.

Шигъри баттллар, спектакльләр, лекцияләр, театраль постановка, мастер-класслар — боларның барысына да кунаклар бик теләп йөрде.

Әйтик, Виктор Драгунскийның «Он живой и светится» хикәясе буенча күләгәләр театры һәм мавыктыргыч китап клубы оештырылган иде.

Шулай ук, фестивальгә килүчеләр «Петсон һәм Финдус», «Груффало и Ко» иҗади мастер-классларында үзләрен сынап карый алды.

Актрисалар Диана Рәхимова һәм Полина Райкина ана белән яшүсмер кызның мөнәсәбәтләре турындагы «Про мою маму и меня» спектаклен тәкъдим итте.

Андрей Усачев һәм Галина Дядина балалар өчен «Что можно делать с облаками?» дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар программасын әзерләгәннәр иде.

Балаларына укырга мәхәббәт тәрбияләргә теләгән ата — аналар өчен «Читай не хочу. Что мешает ребенку полюбить книги» китабы авторы Римма Раппопорт белән очрашу оештырылды.

Моннан тыш, үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен театраль-әдәби чара үткәрелде.

Фестивальнең соңгы көнендә балалар өчен шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды.

«Сүз көче» фестивале, һичшиксез, беркемне дә битараф калдырмады. Күп кенә катнашучылар әйткәненчә, мондый очрашуларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев