Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада сукбай этләрне контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде

Төп бурыч — оператив хәл итүнең төгәл механизмын төзү, барлык процессларны синхронлаштыру һәм караучысыз калган хайваннар проблемасын хәл итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү.

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев кушуы буенча күзәтүчесез калган хайваннар белән вәзгыятьне системалы контрольдә тоту өчен ведомствоара эшче төркем төзелде. Ул хәбәр иткәнчә, карар шәһәр халкы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә кабул ителгән.

«Билгеле, проблеманы хәл итүгә барысы да кушылырга тиеш, этләрне аулау хезмәтенә генә өметләнергә кирәкми», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Эш төркеме составына эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, торак идарәче компанияләре, шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарә советлары (СТОС) рәисләре керде.

Төп бурыч — оператив хәл итүнең төгәл механизмын төзү, барлык процессларны синхронлаштыру һәм караучысыз калган хайваннар проблемасын хәл итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү.

Төркемнең беренче утырышында эш схемасы булдырылды: һәр оешмадан шәһәрнең билгеле бер территория өчен җаваплы кеше билгеләнәчәк. Эт көтүләре яки ялгыз этләр барлыкка килү турындагы барлык хәбәрләр оператив рәвештә бердәм мәгълүматлар базасында җыелачак, анализланачак һәм кирәкле чаралар күрү өчен подрядчикка җибәреләчәк. Һәр заявка буенча отчет төзеләчәк.

«Нәтиҗәләр буенча эшче төркем киңәшмәләр уздырачак, проблеманы хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын эзләячәкбез. Мәсьәләне шәхси контрольдә тотам», — дип ассызыклады җитәкче.

Сукбай этләр барлыкка килү очраклары турында шәһәр халкы түбәдәге телефоннар буенча хәбәр итә ала:

  • ТКХ бүлеге: 8 (8555) 42-43-73;
  • гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу хезмәте: 8 (8555) 35-10-75;
  • электрон платформалар: «Платформа обратной связи», «Госуслуги», «Народный контроль».

«Бары тик уртак эшләгәндә генә шәһәрдә тәртип урнаштыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкин булачак», — дип йомгаклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев