Түбән Камада «Сөембикә» паркын төзекләндерүнең комплекслы концепциясен тәкъдим иттеләр
Әлеге ял итү урыны Сөембикә урамындагы 9, 11, 13 нче йортлар янәшәсендәге мәйданчыкта урнашкан.

Шушы көннәрдә «Адымнар» мәктәбендә архитекторлар «Сөембикә» паркын төзекләндерүнең комплекслы концепциясен тәкъдим иттеләр. Әлеге ял итү урыны Сөембикә урамындагы 9, 11, 13 нче йортлар янәшәсендәге мәйданчыкта урнашкан. Аның гомуми мәйданы 16 мең квадрат метрга якын. Киләсе елда паркны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрергә ниятлиләр.

Очрашуга 31 нче һәм якын-тирәдә урнашкан башка микрорайоннарда яшәүчеләр килде. Алар арасында яшьләр, урта буын кешеләре, шулай ук пенсия яшендәге түбәнкамалылар да бар иде. Шәһәрдә инде 50 елдан артык гомер итүче, химкомбинатта 4 дистә ел хезмәт куйган Фидаил Сираҗиев, паркны ясаганда өлкән яшьтәгеләрнең дә ихтыяҗларын исәпкә алсыннар иде, ди. «Түбән Кама шәһәре, химия сәнәгате безнең күз алдында үсте, зурайды. Олы буынга хөрмәт йөзеннән, шундый паркларда безнең өчен дә ял итү урыннары булсын иде. Утырып шашка, домино уйнарга, яки караокеда бергәләп җырларга да мөмкинлек булсын. Күп шәһәрләрдә хәзер городки уеннары популярлашып килә. Аның өчен күп нәрсә кирәкми дә», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Фидаил әфәнде. Үзенең бу теләктәкъдимнәрен ул очрашуда әйтте.
Архитекторлар булачак паркта кафе, балалар мәйданчыгы, йога белән шөгыльләнү өчен аерым зона, дендрологик бакча, этләр өчен аерым мәйданчык һәм ял итү урыннары булдырырга ниятләүләре турында сөйләделәр. Гомумән алганда, биредә тарихны, милли сәнгатьне, мәдәниятне һәм төбәкнең табигый үзенчәлекләрен берләштергән кабатланмас мохитле киңлек булдыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта булачак парк урынында бик күп яшь агач үсентеләре бар. Алар шул исәптән балалар катнашында утыртылган. Очрашуга килүчеләр яшеллеккә зыян килмәсме, дип борчылдылар. Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов сүзләренә караганда, төзекләндерү буенча проект өстендә эшләгәндә үк, биредә үскән агач һәм үсентеләрне саклап калуга бик зур игътибар иткәннәр. Шуңа күрә бу урыннарда күпчеклек ял итү урыннары, эскәмияләр, утыргычлар урнаштырылачак. Агачлар исә, ял итүчеләрне кояш нурларыннан саклап торачак. Киләчәктә, паркны променад буларак урманга кадәр дәвам итәргә исәп бар, диде баш архитектор.
Тәкъдим ителгән концепция буенча фикер алышу вакытында парк янында машина кую урыннары булдыру, Сөембикә урамыннан Табеев урамына кадәр бара торган юл булдыру кебек тәкъдимнәр яңгырады. Этләр өчен аерым мәйданчыкның кирәкме, юкмы икәнлеге турында да төрле фикерләр булды.
«Бу микрорайонда яшәмәсәк тә, әлеге парк безгә якын булачак. Балалар белән бик теләп килеп йөриячәкбез. Паркта ниләр булачагы турында бик кызыксынып тыңладым, миңа бик ошады. Бик матур урын булырга охшаган. Әни буларак инде, иң беренче чиратта, монда сыйфатлы балалар мәйданчыгы булыр дип өметләнәм», — диде очрашуга кечкенә баласы белән килгән Гөлназ Тугушева.
«Сөембикә» паркын төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылачак. Бу юнәлешкә 65 миллион сум акча бүленеп бирелә. Паркны төзекләндерү планының ахыргы варианты халык фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев