Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада шәһәр юлларында җыелган суны суырталар һәм карны йомшарталар

Эрегән су тизрәк китсен өчен, коммуналь хезмәткәрләр мөмкин булганның барысын да эшли.

Түбән Камада махсус техника яңгыр канализациясе булмаган урыннарда автомобиль юлларыннан эрегән суны суырта. Бүген бу ысул — юлларда суның җыелуына каршы чараларның иң нәтиҗәлесе.

Юллардагы зур сулыклар белән көрәшүнең тагын бер төре — тизрәк эресен өчен карны йомшарту.

Юллардагы вазгыятькә һава торышының җылы торуы тәэсир итә. Юллардагы хәл төрле җирдә төрле. Кайдадыр су агып китә торган урыннар үзләренең төп бурычын бик яхшы үти, ә кайдадыр юк.

Эрегән су тизрәк китсен өчен, коммуналь хезмәткәрләр мөмкин булганның барысын да эшли. Хәзер су басуга каршы барлык кирәкле чаралар үткәрелә: эрегән сулар суыртыла, карны тарату, бозны кисү кебек эшләр башкарыла. Һәм бу эш фронты якын арада үзгәрешсез калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев