Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен карталар бирелә башлаган

Бу ялларда Түбән Камада мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен пластик карталар тапшыра башлаганнар.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина хәбәр иткән.

Тиздән балаларга һәм өлкәннәргә социаль учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче карталар кайтарылачак.

10 октябрьдән мобилизацияләнгәннәрнең балалары мәктәпләрдә бушлай ашый башлаячак. Искәртеп узабыз, Түбән Кама хакимияте мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү чараларының тулы бер комплексын билгеләгән, шул исәптән – муниципаль балалар бакчаларына, спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә, җирле хакимият органнарына буйсынган түгәрәкләргә һәм башка чараларга түләүсез бару.

12 октябрьгә кадәр махсус оператив штаб тарафыннан һәр гаиләгә социаль паспортны төзү эше тәмамланачак. Түбән Кама мэры Рамил Муллин мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен шәхси контрольгә алырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген белеп торырга кушкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев