Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада мобилизацияләнгән ир-егетләрне озатырга йөзләрчә кеше килде

Бүген Түбән Камада мобилизацияләнгән ир-егетләрнең икенче төркемен озаттылар.

Тантана «Батыр» спорткомплексы янында узды.

 Егетләр белән хушлашырга туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.

Җыелучылар алдында шәһәр мэры Рамиль Муллин чыгыш ясады. Ул ир-егетләрнең исән-сау кайтуларын теләде.

 Мобилизацияләнгәннәрне туганнары, хезмәттәшләре генә түгел, шәһәр халкы да озатты. Яңгыр яууга карамастан, йөзләгән шәһәр кешесе флаглар белән колонналап басып тора иде. Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир-егетләрне озатырга кимендә 5 мең кеше килде.

Автобусларның кузгалуы алкышлар белән үрелеп барды.

«Бөтен шәһәр безне озатырга килде. Без моны көтмәгән идек. Рәхмәт сезгә!"- диләр хәрбиләр. 

Түбән Камадан Казан танк училищесына җыеннарга барлыгы 200дән артык ир-ат китте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев