Түбән Камада махсус эш төркемнәре кышкы парковкалар өчен урыннар билгели
Булачак кышкы парковкалар урыннарын билгеләү эшен кар ятканчы башкарырга кирәк.
Түбән Камада вакытлыча кышкы мәйданчыклар барлыкка киләчәк, анда автомобильләр куярга мөмкин булачак. Булачак парковкалар урынын билгеләргә тиешле махсус эш төркемнәре булдырылды.
ТИҮС рәисе Ирина Суркова үзенең 20 нче микрорайонында һәр почмакны белә. Шуңа күрә кышкы парковка өчен иң уңышлы урын табу кебек бурычны ул беренчеләрдән булып үтәде.
«Быел шәһәр мэры кушуы буенча без йорт идарәсе һәм идарәче компания белән бергә кышка машиналар куя алырлык урыннарны карарга тиеш идек», — ди Ирина Суркова.
Кыш көне квартал эчендәге юлларны кардан чистарткан вакытта бу машиналар комачау булып тора. Өстәмә стоянкалар бу проблеманы хәл итәргә тиеш.
Түбән Каманың барлык зур ишегалларында кышкы парковкалар булдыру бурычы тора. Төп таләп — территориядә агачлар, куаклар һәм күпьеллык яшел үсентеләр булмау.
Әгәр дә булачак кышкы парковка периметры буйлап биек агачлар белән әйләндереп алынган булса, аның территориясенә машиналар керү һәм чыгу урыны бер булырга тиеш.
Булачак кышкы парковкалар урыннарын билгеләү эшен кар ятканчы башкарырга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев