Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада маркетплейларда сәүдә итүгә өйрәтү буенча бушлай семинар узачак

14 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында маркетплейсларда сәүдә итү буенча укыту семинары узачак.

Катнашырга теләүчеләргә әлеге сайтта теркәлергә кирәк булачак (инструкция).
Семинар бушлай, анда юридик һәм физик затлар катнаша ала.

Спикерлар

Айдар Идрисов – «Интернет-маркетинг» компетенциясе буенча WorldSkills Russia эксперты, электрон сәүдә үзәгенең белем бирә торган программалар бүлеге җитәкчесе, «маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер» өстәмә һөнәри белем бирү программасының әйдәп баручы укытучысы, «Росмолодежи» проектларын бәяләү буенча эксперт төркеме әгъзасы.

Михаил Пейсахович - «Россия Почтасы» АҖнең электрон коммерция буенча территориаль идарәчесе.

Чара программасы

12.30-13.00 —Катнашучыларны теркәү, семинарда катнашучы җыелмасын тапшыру.

13.00-13.05 – Исәнләшү, спикерлар һәм катнашучылар белән танышу.

13.05-14.40 – «Интернет – сәүдә-хәзерге вакытта икътисадның иң тиз үсә торган тармагы. Сатуны башлап җибәргәндә нәрсәләргә игътибар итәргә. Товарлар яки хезмәтләр сатуга конверсияне ничек арттырырга. Сатучылар нинди хаталар ясый һәм моннан ничек сакланырга.»

14.40-15.00 – «Россия Почтасының интернет-сәүдә өчен  мөмкинлекләре».

15.00-15.20 – Йомгак ясау, сертификатлар тапшыру, кире элемтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев