Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада лимитсыз проездной кертергә телиләр

Аның бәясе әлегә билгеле түгел.

Түбән Камада яңа проездной билет кертү планлаштырыла. Ул лимитсыз булачак. Бу турыда туры эфир барышында Түбән Кама агломерациясе территориясен инфраструктур үстерү буенча Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов сөйләде.

Яңа проездной автобус һәм трамвайдан бернинди чикләүләрсез файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Лимитсыз проезднойның бәясе әле билгеле түгел.

«Әлегә без икътисадны саныйбыз, бәясе аена 1600 — 2000 сум диапазонында булачак. Кеше теләсә нинди транспорт төреннән чиксез файдалана алачак. Хәзер бу картаны бирүче «Социаль карта» ҖЧҖ, пассажирлар агымын, бер пассажирның уртача ничә тапкыр транспортта йөрүен, тарифны саный. Бер ай эчендә без моны хәл итәрбез дип уйлыйм».

Исегезгә төшерәбез, хәзер шәһәрнең җәмәгать транспортында 1 мең сумлык «Пересадочный» дип аталган проездной гамәлдә. Ул җәмәгать транспортында 40 мәртәбә йөрүгә исәпләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев